Яңалыклар
Сәләт «Алмагач» мәктәбендә Белем бәйрәме узды!
1 нче сентябрь – һәр елны барысы өчен дә үзенчәлекле, күркәм бер дата. Ул белем дөньясына яңа адым ясау, яңа өметләр, яңа максатлар белән уку елына аяк басу көне. Сәләт «Алмагач» мәктәбендә дә бүген яңа уку елы башланып китте. «Ачыш» гимназиясендә Белем бәйрәме гөрләде һәм беренче саф укучылары өчен тәүге кыңгырау чыңы яңгырады.
Август турында кыскача!
Җәйнең соңгы аенда Сәләт аланнарында йөзләгән сәлкешләр ял итте, яңа уку елына көч һәм энергия туплады, шуның белән бергә «Сәләтле җәй - 2025» кампаниясе дә үз эшен төгәлләде. Август аена бергәләшеп нәтиҗәләр ясыйк!
«Сәләт» аланнары йөзләгән яшь спортчылар, лидерлар һәм медиа белгечләрне үстерә!
4 августтан 21 августка кадәр «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә «Акбүре» аланы, «Аргамак» балалар һәм яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү үзәгендә «Кама» аланы, «Сәләт-Батыр» яшьләр иҗтимагый үзәгендә «Батыр» аланы, ә «Йолдызлы» сәләтле балалар һәм яшьләр ял итү һәм уку үзәгендә «Галәм» профильле Сәләт аланы узды.